Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куйды

2017 елның 22 сентябре, җомга

Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә Дәүләт Советы Россия ҮСК һәм парламент партияләре ( Россия Федерациясе Дәүләт Думасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләре булган партияләр) тәкъдим иткән кандидатларны расларга тиеш.

Шулай итеп, Заһидуллин Рөстәм Ильдус улы (Россия Федерациясе ҮСК күрсәткән), Гыйниятуллина Светлана Владимировна (“Бердәм Россия” Бетенроссия сәяси партиясе Генераль советы Президиумы күрсәткән), Кудряшов Андрей Витальевич (ЛДПР сәяси партиясе Югары советы керткән) кандидатуралары беренче чиратта каралды һәм күпчелек тавыш белән расланды. Рейтинг тавыш бирүе йомгаклары буенча калган 4 урынга Борисова Надежда Петровна – Татарстан ҮСК гамәлдәге секретаре, Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы (Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Хокук идарәсе башлыгы), Воронова Ольга Михайловна (Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты оештыру идарәсе башлыгы) һәм Шаһивәлиев Марат Ривхәт улы (Татарстан ҮСК гамәлдәге әгъзасы) кандидатуралары расланды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең тагын җиде әгъзасы билгеләнеп куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: