Россия ҮСК Россия Президентын сайлауларда рәсми логотипны тәкъдим итте

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ҮСКдә Россия ҮСК белән видеоконференция булды, анда 2018 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясенең визуаль концепциясе күрсәтелде.

Республика ҮСК утырышлар залында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды.

Визуаль концепция Россия ҮСК заказы буенча 2017 елның җәендә иҗади конкурс үткәрелгәннән соң эшләнгән иде. Бәйсез җюри карары буенча конкурста җиңүче дип “ИМА – консалтинг” PR – агентлыгы танылды. Утырышта концепцияне компания генераль директоры Вартан Саркисов тәкъдим итте. Аның әйтүе буенча, барлыгы 70тән артык логотип тест узган. Шуларның 10сы гына шорт-листка кергән, шулар арасыннан 2018 елгы Президент сайлауларының рәсми логотибы сайлап алынган.

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, логотип сайлап алуга болай якын килү, эшкә зур иҗади төркем җәләп итү, тест үткәрү һәм арадаш сораштырып белешүләр – барысы да Россия Президентын сайлаулар буенча алда торган кампаниянең әһәмиятен күрсәтә.

Рассланган логотип Россия Федерациясе Президентын сайлауларда әзерлектә һәм аны үткәргәндә илнең барлык төбәкләрендә, сайлау кампаниясенә рәсми старт бирелгәч, файдаланылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: