Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Эльмира Зарипова Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе башлану алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Әльмира Зарипова сайлау кампанияләрен, республика территориясендә референдум кампанияләрен әзерләү һәм  үткәрү чорында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ, организмнарының тотрыклы бозылуын исәпкә алып, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче инвалид гражданнарның хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү буенча ҮСК  һәм Министрлыкның бергәләп эшләвен күздә тота.

Килешү кысаларында ике як та үзара консультацияләр һәм уртак киңәшмәләр уздыруны тормышка ашырачаклар, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау участокларына килә алу шартларын тәэмин итәчәкләр,  “Сайлау участогына юл”  проектын гамәлгә ашыруда катнашачаклар.

Бүгенгә Инвалидларның федераль реестры мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында  яшьләре 18дән узган һәм 60тан күбрәк физик  мөмкинлекләре чикле 287377 (10% чамасы) граждан санала. “Болар бөзнең сайлаучыларның аерым бер төркеме, алар сәламәтлекләре буенча аерылса да, Россия Федерациясе Конституциясе һәм сайлау законнары гарантияләгән сайлау хокуклары күләме һәм тулылыгы буенча башкалардан берни белән дә аерылмыйлар, – дип билгеләп үтте министр Әльмира Зарипова, – Бу категория гражданнарны унышлы социальләштерү, аларның сайлау хокукларын тәэмин итү дәүләт органнары, инвалидларның җәмәгать оешмалары тыгыз партнерлык иткәндә генә мөмкин”.

“Илебезнең төп сайлаулары алдыннан безгә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү буенча уртак эшебезне икеләтә арттырырга кирәк. Беренче чиратта бу – сайлау участокларына тоткарлыксыз килү һәм тавыш бирү өчен шартлар булдыру. Бүген без, җирле үзидәрә органнары белән бергәләп, сайлау участокларын биналарның беренче катында урнаштыру буенча актив эш алып барабыз, тавыш барү көнендә коляскада йөрүче инвалидлар өчен 200 махсус кабина урнаштырылачак, сурдотәрҗемәчеләр эшләячәк. Әйе, алда зур эшләр тора, ләкин Килешүгә кул куеп, без күп еллык хезмәттәшлегебезгә системалылык һәм нәтиҗәлерәк форма бирербез, дип ышанам”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: