Татарстан ҮСК Россия Президентын сайлауларга актив әзерлек алып бара

2017 елның 1 декабре, җомга

2018 елда Россия Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү төбәк күпфункцияле үзәге  (МФЦ) белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр нигезендә фактта яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер, үзенә уңайлы теләсә-кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән анык билгеләнгән вакытта территориаль (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел), участок (тавыш бирү көненә кадәр 20 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел; ә 4 көннән алып 1 көнгә кадәр монда ук маркалы махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин) комиссияләренә гариза бирү җитә. Гаризаны Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килгән 53 филиалның теләсә кайсы аша да бирергә була (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел).

Сайлаучылар өчен унайлырак булсын өчен әлеге хезмәт өстенлекле буларак билгеләнә һәм МФЦта электрон чираттан файдалану хезмәте исемлегенә кертеләчәк.

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, әлеге Килешүне имзалау Президент сайлауларын оештыру өчен зур әһәмияткә ия, чөнки сайлаучыларга үзләренә уңай җирдә тавыш бирү, илнең төп сайлауларында катнашу өчен мөмкинлекләрне арттыра.

Килешү нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында яклар МФЦ хезмәткәрләре өчен дә, сайлау комиссияләре өчен дә өйрәтү чаралары комплексы үткәрүне планлаштырдылар. Өйрәтү семинарлары үзара хезмәттәшлекнең барлык механизмнарың гамәлдә эшләп карарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: