Татарстан Республикасы ҮСКнең тугызынчы утырышы булды

2017 елның 15 декабре, җомга

15 декабрь көнне  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) тугызынчы утырышы булды, аның барышында 6 мәсьәлә каралды.

Көн тәртибен караганда ҮСК Рәисе комиссиянең Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлеге буенча агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде.  Аерым алганда, Россия Федерациясе чикләрендә теркәлмәгән затлар тавыш  бирсен өчен участокларны билгеләү буенча эш, шулай ук вакытлыча булу урыннарында тавыш бирү һәм тавышларны санау участоклары булдыру турында хәбәр итте. “Россия Федерациясе Президентын сайлауларда барлыгы 50 вакытлыча сайлау участоклары, шул исәптән 3 яңа – тимер юл вокзалында, Универсияда авылында һәм медицина университеты клиникасы хирургия корпусында участоклар булдырылачак”, – дип белдерде Татарстан ҮСК башлыгы.

Аннан соң комиссия әгъзалары республикабыз Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга тотылган эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре, Контроль-ревизия хезмәте составына үзгәрешләр кертү турындагы карарларны, шулай ук “Без – Россия гражданнары!” дигән республика иҗади конкурсы йомгаклары турында карарны расладылар.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” дигән бүлектә танышырга була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: