Татарстан ҮСК Россия Президентын сайлауларга актив әзерлек алып бара

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

19-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан шәһәренең Киров, Мәскәү, Совет районнары сайлау оештыручылары белән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар кампаниясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов эшнең төп принципларын һәм юнәлешләрен билгеләде, сайлаучылар булган урында тавыш бирүнең гамәли мәсьәләләренә игътибар юнәлтте, мәгълүмати-аңлату эшчәнлек концепциясен күрсәтте.

“Сайлаучыларга мәгълүмат бирү – өстенлекле бурыч. Сайлау хокукы булган һәр татарстанлы тавыш бирү вакытын, урынын һәр мөмкинлекләрен белергә тиеш”, – дип билгеләп үтте ҮСК Рәисе.

 Территориаль сайлау комиссияләре белән семинар барышында сайлаучы шул көндә булган урында тавыш бирү, сайлаучылар исемлекләре, беркетмәләр белән эшләү, мәгълүмати-аңлату эшчәнлеген оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: