Татарстан Республикасы ҮСК Россия Президентын сайлауларда республика сайлау комиссияләрендә эшләү өчен ММЧ вәкилләрен аккредитацияли башлый

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләү өчен гаризалар кабул итә.

Аккредитациягә гаризалар 2018 елның 21 гыйнварыннан 2018 елның 14 мартындагы 18.00 сәгатькәчә кабул ителә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә.

1.Баш редактор кул куйган аккредитациягә гариза, анда ул бирелүгә бәйле тавыш бирү вакыты күрсәтелә. Гариза кәгазьдә килеш һәм (яисә) электрон образ (скан) рәвешендә, шулай ук MS Excel форматында тапшырыла.

2.Баш мөхәррир тарафыннаң таныкланган ММЧны теркәү турында таныклык күчермәсе (теркәлгән ММЧлар өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә, әлеге таныклыкның таныкланган күчермәсе электрон образы (скан) җибәрелә.

Документлар кәгазьдә дә (документларның оригиналы), электрон рәвештә дә (документлар сканы) кабул ителә.

Татарстан Республикасы ҮСК почтасы адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, Б литерлы 7нче йорт, аккредитациягә документлар җибәрү өчен электрон почта: 16.smi@tatar.ru

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы ҮСКнә (843) 292-91-26, 292-84-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Аккредитация Россия ҮСКнең 2018 елның 17 гыйнварындагы “Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен 2018 елдагы Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү йомгакларын ясаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә тавыш бирү бинасында булуы  өчен аккредитацияләү тәртибе турында” 129/1072-7 номерлы карары нигезендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: