Татарстан Республикасы ҮСК «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашу үткәрде

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Россия Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе чорында мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашу үткәрде.

Очрашуга проектның сайлап алу этабында җиңгән 150 кеше чакырылган иде. Үзәк сайлау комиссиясеннән (ҮСК) спикер сыйфатында аның Рәисе урынбасары О.В.Сквордяков чыгыш ясады.

Үз чыгышында ҮСК вәкиле 2018 елның 18 мартындагы сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чорында Комиссия эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча кампаниянең төп этаплары хакында сөйләде. Спикер тавыш бирү көнендә сайлаучы фактта булган урында тавыш бирүне оештыруга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә электрон тавыш бирүнең техник чораларын куллануга аерым игътибар бирде. Дискуссия өчен тема сыйфатында яшьләр халыкны хокукый агарту һәм электораль грамоталылыкны үстерү мәсьәләсен тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: