Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре өчен

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 9 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренә 2017 елның IV кварталында акча керү һәм аны сарыф итү турында белешмәләрне кабул итә башлады

2018 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында сәяси партияләрнең 61 төбәк бүлекчәсе теркәлгән, “Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә алар, 2018 елның 30 гыйнварыннан да соңга калмыйча, 2017 елның IV кварталы өчен финанс хисабы тапшырырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, закон белән билгеләнгән вакытта бу белешмәләрне тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 1 өлешендәге 5.64 статьясы нигезендә финанс хисабы бирүнең вакытын бозу түбәндәге административ штраф салуга китерә:

вазыйфаи затларга – 25 мең сумга кадәр күләмдә;

сәяси партиягә, аның төбәк бүлекчесенә – 100 мең сумга кадәр күләмдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: