Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Почтасы Генераль директоры Николай Подгузов белән эшлекле очрашуы булды

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 24 гыйнварында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) “Россия почтасы” ФГУП белән килешү төзеде.

Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Почтасы Генераль директоры Николай Подгузов белән аның Татарстанга визиты вакытында очрашты. Очрашуда катнашучылар республикада оешмалар арасында үзара мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.

Килешү нигезендә “Россия почтасы” ФГУП филиалы “Татарстан почтасы” УФПС почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә Татарстанда яшәүчеләргә 2018 елның 18 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрү тәртибе турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Почта бүлекчәләренең киң территориаль челтәрен кулланып, филиал Россия ҮСК мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында әзерләгән басма һәм аудивизуаль материалларны Татарстан Республикасының барлык территориясендә, шул санда төбәкнең иң ерак торак пунктларында таратуда булышлык күрсәтәчәк.

“Татарстан Республикасы территориясендә 1111 бүлекчә бар. Төбәкнең почта элемтәсе бүлекчәләренә көн саен 150 меңнән күбрәк кеше мөрәҗәгать итә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында барлык мәгълүматны бөтен сайлаучыларга җиткерәчәкбез”, – диде Николай Подгузов.

“Теләсә-нинди сайлау компаниясендә өстәнлекле бурыч булып халыкка хәбәр итү тора. Мәгълүмати материалларны элемтә бүлекчәләрендә урнаштыру, шулай ук почта хезмәткәрләрен халыкка хәбәр җиткерүгә җәлеп итү гражданнарның сәяси хәбәрдарлыгын күтәрергә мөмкинлек бирер, – дип билгеләп  үтте  Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: