Татарстанда Россия Президентын сайлауларда сайлаучылар гаризаларын кабул итү пунктлары эшли башлады

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнвардан башлап, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан Республикасында да һәр сайлаучы 2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауларда үзе фактта булган урында тавыш бирү турында гариза бирә ала. Бу тавыш бирү көнендә даими теркәлгән урында булмаган сайлаучылар өчен бик мөһим.

Моның өчен аңа 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәй порталына  керергә кирәк. 25 февральдән 12 марткача шундый гаризаларны 2817 участок сайлау комиссиясе дә кабул итәчәк.

 Тавыш бирү көненә дүрт көн кала – 13 марттан 17 мартның 14.00 сәгатенә кадәр – сайлаучылар шулай ук гариза  – яклаучы маркалы махсус гариза бирә алалар – ләкин инде катгый рәвештә үзе теркәлгән урындагы участок сайлау комиссиясенә генә.

Бүгенгә 65 территориаль сайлау комиссиясендә гаризалар кабул итү өчен 67 пункт оештырылды. Ике өстәмә пункт Иннополис шәһәрендә һәм Универсиада авылында ачылды. Әлеге торакларда илебезнең башка шәһәрләреннән һәм субъектларыннан байтак сайлаучы  яши.

Гариза биргәндә үзең белән паспортың (яисә аны алыштырүчы документ) булуы зарур. Гаризаны бер генә тапкыр биреп булачак, аны рәсмиләштергәннән соң кире кайтарып алу Һәм 2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү урынын кабат үзгәртү мөмкин түгел.

Татарстан Республикасы территориясендә сайлаучылар гаризаларын кабул итү пунктлары адресы һәм эш графигы белән “Сайлаучылар өчен актуаль мәгълүмат” бүлегендә (“Россия Президентын сайлаулар” баннеры) тапшырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: