Татарстан Республикасы ҮСК түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салды

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) утырышлар залында теркәлгән кандидатлар, аларны күрсәткән сәяси партияләр арасында телерадиотапшырулар дәүләт оешмалары төбәк каналлары – “Татарстан” ДТРК ВГТРК ФГУП, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” АҖ, “ТАТМЕДИА” АҖ түләүсез нигездә эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салу булды.

Җирәбә ММЧда агитация чоры башланыр алдыннан үткәрелә, ә бу чор сайлауларга кадәр 28 көн алдан – 17 февральдә башлана, теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә агитация материалларын массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру өчен тигез шартлар тәэмин итү максатларында уздырыла.

ММЧда агитация чоры тынлык көне – 17 мартта тәмамлана.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча кандидатларның, сәяси партияләрнең дәүләт телерадиокомпанияләр эфирында уртак агитация чараларының һәм сайлау алды агитация материалларының эфирга чыгу көне, вакыты билгеләнде.

Җирәбә уздыру тәртибе

Дәүләт телерадиотапшыру оешмалары каналларында түләүсез эфир вакыты бүлешү буенча җирәбә салу тәртибе Россия ҮСКнең 2018 елның 1 ноябрендәге карары белән расланган.

Әлеге тәртип нигезендә сайлау комиссиясендә үткәрелүче җирәбә салуда теркәлгән кандидатлар яисә алар вәкаләт биргән затлар катнаша. Вәкаләтләр телеграмма, теркәлгән кандидат кул куйган башка документ белән расланырга мөмкин. Сәяси тартия исеменнән җирәбә салуда аның вәкаләтле вәкиле, ышанычлы заты, киңәш тавыш бирүгә хокуклы тиешле сайлау комиссиясе әгъзасы, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә сәяси партия биргән ышаныч кәгазе нигезендә башка зат катнаша ала.

Түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салуда беренче булып теркәлгән кандидатлар, аннары сәяси партияләр катнашты. Чиратлылык кандидатларны теркәү хронологик тәртибенә туры китерелде:

ҖИРИНОВСКИЙ Владимир Вольфович,”ЛДПР сәяси партиясе – Россия либераль-демократик партиясе” тарафыннан күрсәтелгән;

ГРУДИНИН Павел Николаевич, “РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ” тарафыннан күрсәтелгән;

ПУТИН Владимир Владимирович, үз-үзен күрсәткән;

ЯВЛИНСКИЙ Григорий Алексеевич, “ЯБЛОКО” Россия берләшкән демократик партиясе” сәяси партиясе” күрсәткән;

ТИТОВ Борис Юрьевич, “РОСТА ПАРТИЯСЕ” Бөтенроссия сәяси партиясе” күрсәткән;

БАБУРИН Сергей Николаевич, “РОССИЯ ГОМУМХАЛЫК БЕРЛЕГЕ” СӘЯСИ ПАРТИЯСЕ – ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАСЫ” сәяси партиясе күрсәткән;

СОБЧАК Ксения Анатольевна, “Граҗданнар инициативасы” Бөтенроссия партиясе” күрсәткән;

СУРАЙКИН Максим Александрович, “КОММУНИСТЫ РОССИИ” КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партисе күрсәткән.

Түләүсез эфир вакытының гомуми күләме ничек бүленә

Көнгә ике сәгатьтән артык эшләүче һәр теле- һәм (яисә) радиокомпания барлыгы гомуми эфир вакытының 510 минутын – 8,5 сәгатен карарга тиеш, шуларның өчтән бере, яисә 170 минуты Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына теркәлгән кандидат күрсәткән 7 сәяси партиягә бирелә.

340 минут түләүсез эфир вакыты тигез күләмдә теркәлгән 8 кандидат өчен бүлеп бирелә.

Гомуми эфир вакытының яртысы (255 минут) теркәлгән кандидатларга уртак агитация чаралары (дебатлар) өчен бирелә.

Әфир вакытының калган күләме (барлыгы 85 минут) кандидатларның агитация материаллары (роликлар) тарату өчен файдаланыла.

Татарстан Республикасы ҮСКнә барлык кандидатлар һәм партияләрдән гаризалар керде, эфир вакытыннан баш тортучы булмады.

Җирәбә нәтиҗәләре һәм эфир вакытын бүлешү графигы Татарстан Республикасы ҮСКнең иң якын утырышында расланачак һәм “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газеталарында, шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК сайтында 16 февральдән соңга калмыйча игълан ителәчәк.

“Татарстан” ДТРК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: