Татарстан Республикасы ҮСК Россия Президентын сайлауларда сайлау участокларында эшләү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүне дәвам итә

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президенты сайлаулары нәтиҗәләрен,тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, тавыш бирү бинасында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

Аккредитациягә гаризалар 2018 елның 21 гыйнварыннан 14 мартның 16 сәгәтенә кадәр кабул ителә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә:

1.Тавыш бирү көнен күрсәтеп, баш мөхәррир кул куйган гариза. Гариза кәгазьдә һәм (яисә) электрон рәвештә (скан), шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә тапшырыла.

2.Баш мөхәррир таныклаган ММЧны теркәү турындагы таныклыкның күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклыкның кул куелган күчермәсе электрон образы (скан) җибәрелә.

Документлар кәгазь рәвештә дә (документларның оригиналы), электрон рәвештә дә (документларның сканы) кабул ителә.

Татарстан Республикасы ҮСКнең почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7нче йорт, литер Б. Документлар җибәрү өчен электрон почта: 16.smi@tatar.ru

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү белән бәйле барлык сораулар белән Татарстан Республикасы ҮСКнә (843) 292-91-26, 292-84-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Аккредитация Россия ҮСКнең 2018 елның 17 гыйнварындагы 129/1072-7 номерлы “2018 елда Россия Федерациясе Президенты сайлаулар нәтиҗәләрен билгеләгәндә, тавыш бирү биналарында булу һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе турында” карары нигезендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: