Татарстан Республикасы ҮСК утырышында Россия Президентын сайлаулар буенча тавыш бирүгә нәтиҗә ясадылар

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген онлайн-режимда Татарстан Республикасы Үзәк  сайлау комиссиясенең (ҮСК) 22нче утырышы булды. Төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елның 18 мартындагы Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү йомгакларын раслау. Утырышны ачып, ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясен уңышлы уздыруга республиканың барлык сайлау комиссияләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының  җитди, җентекле эше китерүен билгеләп үтте.

“Сайлаулар тиешле оештыру дәрәҗәсендә, сайлаучылар һәм җәмәгатьчелекнең югары активлыгы белән узды,” – дип белдерде республика ҮСК Рәисе.

Аннары, көн тәртибе мәсьәләләрен карап, комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирү йомгаклары турында Россия Федерациясе субъекты сайлау комиссиясе беркетмәсенә кул куюга керештеләр.

Беркетмә нигезендә, Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирүдә 2 260 309 сайлаучы катнашты. Сайлаучыларның республика исемлегенә тавыш бирү тәмамланган вакытка кертелгән сайлаучыларның гомуми саны 2 919 482 кеше булды.

Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүдә сайлаучыларның 77,42% катнашты.

Татарстан Республикасында сайлаучылар тавышы түбәндәгечә бүленде:

Бабурин Сергей Николаевич – 0,58%;

Грудинин Павел Николаевич – 9,06%;

Жириновский Владимир Вольфович – 3,01%;

Путин Владимир Владимирович – 82,09%;

Собчак Ксения Анатольевна – 1,33%;

Сурайкин Максим Александрович – 1,68%;

Титов Борис Юрьевич – 0,59%;

Явлинский Григорий Алексеевич – 0,87%.

Сайлау процессында барлык катнашучыларга тавыш бирү бинасына ирекле керү тәэмин ителде.  Барлык мөрәҗәгатьләргә сайлау комиссияләре әгъзалары үз вакытында җаваплар һәм аңлатмалар бирде.

Тавыш бирү барышына җәмәгать контролен кандидатларның, теркәлгән кандидатларны күрсәткән сәяси партияләрнең вәкилләреннән, киңәш тавыш бирү хокукына ия комиссия әгъзаларыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән 13 меңнән күбрәк кеше тормышка ашырды. Моннан тыш, сайлау комиссияләре әгъзалары эшен Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы Миссиясенең (БДИПЧ ОБСЕ), Шанхай хезмәттәшлек оешмасының (ШОС), Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының, БДБдан Күзәтчеләр миссиясенең 45 халыкара күзәтчесе күзәтеп торды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкара күзәтчеләр Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Президентын сайлауларны оештыруга һәм уздыруга югары бәя бирде.

Утырыш ахырында ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау процессында барлык катнашучыларга Россия Федерациясе Президентын сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә зур эш башкарулары өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде, бигрәк тә  граждан бурычларын үтәүгә җаваплы караган сайлаучыларны билгеләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: