Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 32нче утырышы булды

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелде. Утырышны ачканда Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хезмәттәшләрен 2018 елның 2 һәм 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә узачак өстәмә сайлауларга әзерлекнең барышы белән таныштырды.

“6 июльгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын сайлауларда 2 кандидат күрсәтелде, аларның берсе – ЛДПР вәкиле – кичә теркелде. Үзен-үзе күрсәткән кандидатка имзалар җыярга туры киләчәк. Теркәлү өчен 1583 имза тапшырырга кирәк. Теркәү өчен документлар тапшыруның соңгы көне – 18 июль. 9 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларда теркәлү өчен документлар кабул итү 3 июльдә тәмамлана. Монда әлегә 3 кандидат күрсәтелде”, –  диде М.Шаһиәхмәтов.

Аннан соң комиссия әгъзалары сентябрьдәге өстәмә сайлауларга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Монда сайлаулар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алуга  хокукларны гарантияләү, 2018 елның июленнән сентябренә кадәр чорга ҮСКнең төп чаралар планы, эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә үткәрү, беркетмәләр һәм җыелма таблицалар формалары һ.б. керә.

Моннан тыш, участок сайлау комиссияләренең яңа составларын формалаштыру белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы ҮСК 2013 елда булдырылган участок сайлау комиссияләре резерв составларына кертелгән һәм вакытлары чыккан затларны төшереп калдырырга карар бирде.

Барлык карарлар белән “Сайлау комиссияләре документлары” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: