2018 елның 2 сентябрендә булачак сайлауларда республика Дәүләт Советына 6 кандидат күрсәтелде

2018 елның 17 июле, сишәмбе

“Сайлаулар” ДАС мәгълүмате буенча 17 июльгә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 8нче Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча 6 кандидат күрсәтелде:

Габдрахманов  Марсель  Малик улы (ЛДПР), Яңа Савиново районы тарриториаль сайлау комиссиясе карары нигезендә 2018 елның 5 июлендә теркәлде;

Фәйзрахманова Юлия Илдар кызы (үзен-үзе күрсәткән);

Серов Алексей Александрович (КПРФ);

Хәсәнов Рөстәм Ринат улы (үзен-үзе күрсәткән);

Новиков Василий Николаевич (Россия коммунистлары);

Сираев Илнар Рәшит улы (Гадел Россия).

Үзен-үзе күрсәтү тәртибендә һәм Россия коммунистлары партиясеннән курсәтелгән кандидатларга имзалар җыярга кирәк. Теркәлү өчен 1583 имза тапшырылырга тиеш, иң күбе 1741 имза бирергә була. Документларны тапшыруның соңгы көне – 18 июль.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 2018 елның 2 сентябрендә була. 8нче Чуйков бермандатлы сайлау округына (УСК №№211-234) Казан шәһәре Яңа Савиново районының 52357 сайлаучы яшәгән бер өлеше керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: