2018 елның 9 сентябрендәге өстәмә сайлауларда 157 кандидат күрсәтелде

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

2018 елның 9 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

 2018 елның 9 сентябрендә сайлаулар Татарстанның 42 муниципаль районында, 206 авыл һәм14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда булачак. Барлыгы 246 вакантлы мандат биләнәчәк. Сайлаучылар исемлегенә 89мең сайлаучы, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 3% кертелә.

       2018 елның 25 июленә «Сайлаулар» ДАС белешмәләре буенча 157 кандидат күрсәтелде: 101е  -  сәяси партияләрдән һәм 56сы  -  үзен-үзе күрсәткән.

 Кандидитларын күрсәткән сәяси партияләр һәм җәмәгать берләшмәләре:

ГАДЕЛ РОССИЯ – 13 кандидат; ЛДПР – 65; КПРФ – 7; Бердәм Россия – 2; Россия коммунистлары – 5; РОССИЯ ГОМУМХАЛЫК БЕРЛЕГЕ – 2; РОССИЯ ВЕТЕРАННАРЫ ПАРТИЯСЕ – 1; Ватан – 2;

Россияне яңарту партиясе – 3; РОД «Татарстан – яңа гасыр» – «Татарстан – новый век».

Бүгенгә теркәү процедурасын 12 кандидат узды.

Теркәүгә документлар кабул итүнең соңгы көне – 2018 елның 30 июле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: