18 сәгатькә республика Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда сайлаучыларның 21,15 проценты тавыш бирде

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

«Сайлаулар» ДАС мәгълүматлары буенча 18 сәгатькә 11062 кеше тавыш бирде, бу  21,15 процент тәшкил итә.

Тавыш бирү штат режимында бара, сайлау законнарын бозуга Татарстан Республикасы ҮСКнә шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр керү теркәлмәде.

Өстәмә сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча барлык чаралар Татарстан Республикасы ҮСК раслаган Календарь-методик  план буенча, законнар билгеләгән вакытларда үткәрелде.

Татарстан ҮСК атна саен видеоконференция режимында һәм сайлау участокларына чыгып ТСК һәм УСК составларын өйрәтүләр үткәрде.

Сайлау комиссияләре өчен Методик тәкъдимнәр, кабул ителүче карар үрнәкләре эшләнде һәм әзерләнде, тавыш бирү көнендә адымлап гамәл кылу Эш блокноты булдырылды.

Барлык участок сайлау комиссияләре технологик җиһазлар һәм компьютер техникасы белән тәэмин ителде. Моннан тыш сайлаучылар исемлекләрен актуальләштерү һәм чагыштырып тикшерү буенча зур эш башкарылды.

Өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча чараларны үтәү кысаларында тавыш бирү көнендә сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча әһәмият бирелде.

Тавыш бирү 20.00 сәгатьтә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: