Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар булып узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар булып узды. Өстәмә сайлаулар бер округ – Казан шәһәренең 8 номерлы бермандатлы Чуйков сайлау округы буенча үткәрелде. Эштә 24 сайлау участогы катнашты, аларның 23е сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары – КОИБлар белән җиһазландырылган иде.

Өстәмә сайлауларда 13231 кеше катнашты, бу исемлеккә кертелгән сайлаучыларның гомуми саныннан 25,30% тәшкил итә. Сайлаулар булды дип танылды. Үзен-үзе күрсәткән кандидат Хәсәнов Рөстәм Ринат улы җиңеп чыкты, аның өчен барлык сайлаучыларның 54,74% тавыш бирде. Габдрахманов Марсель Малик улына 23,21% сайлаучы, Новиков Василий Николаевичка 20,27% сайлаучы тавыш бирде.

Тавыш бирү барышына җәмәгать контролен депутатлыкка кандидатлардан, сәяси партияләрдән һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатысыннан җибәрелгән күзәтчеләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре башкарды.

Сайлаулар тыныч узды, сайлау процессында барлык катнашучыларга тавыш бирү бинасына ирекле керү тәэмин ителде. Барлык мөрәҗәгатьләргә сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан җавап һәм аңлатмалар үз вакытында бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: