Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын сайлыйлар

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

2018 елның 9 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә 42 муниципаль район һәм ике шәһәр округы – Казан һәм Чаллы  -  территорияләрендә муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

Сайлаулар нәтиҗәсендә 246 вакантлы мандат биләнәчәк.

Бердәм тавыш бирүне оештыруда һәм аларны үткәрүдә 52 территориаль һәм 275 участок сайлау комиссиясе катнаша, 2000нән күбрәк хәлиткеч тавыш бирү хокукына  ия сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителгән.

Сайлаучылар исемлегенә 166818  татарстанлы  кертелгән. Алардан 1299 (0,78%) сайлаучы вакытыннан алда тавыш тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

652 кандидат күрсәтелде. Сәяси партияләр зур активлык күрсәтте. Сәяси партияләрнең һәм хәрәкәтләрнең 10 төбәк бүлекчесе: “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, Гадел Россия, “Родина”, “Россия гомумхалык берлеге”, “Россия ветераннары партиясе”, “Россияне Торгызу партиясе”, “Россия социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе” үз кандидатларын тәкъдим итте. Шулай ук Республика иҗтимагый хәрәкәте “Татарстан – яңа гасыр” үз кандидатларын тәкъдим итте. 141 кандидат үзен-үзе күрсәтте.

Тавыш бирү көнендә барлык 275 сайлау участогында тавыш бирү йомгаклары турында участок сайлау комиссияләре беркетмәләре мәгълүматларын тизләтелгән рәвештә “Сайлаулар” ДАСка кертү технологияләре QR- код машина белән уку файдаланыла. Тавыш бирүне   күзәтче, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре контрольдә тота. Сайлау процессында барлык катнашучыларга тавыш бирү биналарына ирекле керү тәэмин ителгән.

Тавыш бирү 07.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә бара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: