27 меңнән күбрәк татарстанлы 9 сентябрьдәге өстәмә сайлауларда тавыш бирде

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

12.00 сәг. Татарстанда 27 163  сайлаучы тавыш бирде, бу тавыш бирү башланганда булган сайлаучылар исемлегенә керүчеләрнең 16,28 процентын тәшкил итә.

Җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне кысаларында уза. Бүген бөтен ил буенча төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре уза.

Россиядә бердәм тавыш бирү көне «Сәяси партияләр турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә гражданнарның сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»2012 елның 2 октябрендәге Федераль закон  белән урнаштырылды (бу закон 2012 елның 1 ноябреннән үз көченә керде).

Закон нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда бердәм тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора. Әлеге органнарның вәкаләтләре чоры беткән елны аларга тавыш бирелә, ә чираттагы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар елында – алар өчен тавыш бирелә. Россиядә беренче бердәм тавыш бирү көне 2012 елның 14 октябрендә булды.

Быел бердәм тавыш бирү 9 сентябрь көнендә төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре уза. Аларга Дәүләт Думасына 7 депутатны өстәмә сайлаулар, федерациянең 26 субъекты башлыкларын сайлаулар (26сен – турыдан-туры һәм 4есен – парламентта тавыш бирү аша) һәм Россия Федерациясенең 16  субъектында дәүләт хакимиятенең законнар чыгыру (вәкиллекле) органнары депутатларын сайлаулар керә.

Сайлаулар Россия Федерациясе 80 субъектын эченә  ала  һәм  65 миллионнан күбрәк сайлаучыны җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: