Татарстанда депутатларны өстәмә сайлаулар һәм җирле референдумнар уза

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Иртәнге 7 сәгатьтә Татарстан Республикасында җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлрын өстәмә сайлауларда һәм гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда өстәмә тавыш бирү башланды.

Өстәмә сайлаулар Әгерҗе, Әтнә, Зеленодольск һәм Сарман районнарында 12 бермандатлы сайлау округлары буенча уза. Җирле референдумнар республикабызның 844 авыл һәм шәһәр җирлекләре территорияләрендә оештырылды.

“Өстәмә сайлауларда һәм җирле референдумнарда барысы 44 территориаль сайлау комиссиясе һәм 1644 участок сайлау комиссиясе, 10 меңнән күбрәк сайлау комиссиясе әгъзасы эшкә җигелде. Барлык участоклар технологик җиһазлар, шул исәптән машина укырлык кодлы беркетмәләр әзерләү технологиясен куллану өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү урыннарында хокук тәртибен һәм гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнаша, тавыш бирү барышына җәмәгать контролен депутатлыкка кандидатлар, сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары җибәргән күзәтчеләр, шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тормышка ашыра”, – дип белдерде  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: