Татарстан Республикасында өстәмә сайлаулар һәм җирле референдумнар булып узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасында гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булды. Җирле референдумнар республиканың 844 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә оештырылды. Өстәмә сайлаулар Әгерҗе, Әтнә, Зеленодольск, Сарман районнарында 12 бермандатлы сайлау округларында үткәрелде. Өстәмә сайлауларда һәм җирле референдумнарда 44 территориаль сайлау комиссиясе һәм 1644 участок сайлау комиссиясе, 10 меңнән күбрәк сайлау комиссиясе әгъзасы эшләде.

Җирле референдумда тавыш бирүдә 565640 кеше катнашты, бу исемлеккә кертелгән сайлаучылар санының 68,87 % тәшкил итте. Референдумнар 838 җирлектә узган дип табылды (килүчиләр 50% күбрәк), 6 җирлектә булмаган дип танылды (50% азрак) (2017 елда референдумнар 14 авыл җирлегендә узмады). Референдумнар буенча карарлар 838 җирлектә кабул ителде (карар өчен тавыш бирүдә катнашучылар 50% күбрәк).

Өстәме сайлауларда 2241 кеше катнашты, бу исемлеккә кертелгән сайлаучыларның гомуми саныннан 61,74% тәшкил итә. Сайлаулар барлык 12 бермандатлы сайлау округында булып узган дип танылды, барлык вакантлы урыннар биләнде. “Бердәм Россия” партиясе – 10 мандат, үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар 2 мандат алды.

Тавыш бирү барышын Татарстанның күзәтчеләр җәмәгатьчелеге вәкилләре, депутатлыкка кандидатлар, “Бердәм Россия”, “Парнас”, “Яблоко”, “Гадел Россия” партияләре, “Татарстан – яңа гасыр” төбәк иҗтимагый хәрәкәте, “Чиста сайлаулар өчен” корпусы, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитацияләнгән оешмалары җибәргән күзәтчеләр, барлыгы 2080 кеше тикшереп торды.

Сайлау процессында барлык катнашучыларга тавыш бирү биналарына ирекле керү тәэмин ителде. Барлык мөрәҗәгатьләргә сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан үз вакытында җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: