Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе проектлау-тикшеренү конкурсына йомгак ясады

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан федераль университетының (КФУ) Югары җурналистика мәктәбендә яшьләрнең хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү өлкәсендә иң яхшы эшкә Республика  проектлау-тикшеренү конкурсының соңгы этабында кергән проектларны гаммави яклау булып узды. Финалда барлыгы 9 проект күрсәтелде, аларның бишесе җюри тарафыннан  иң яхшылары дип билгеләп үтелде. Җиңүчеләр исәбенә КФУ вәкилләре керде.

Мондый иҗади конкурс Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) тарафыннан, КФУ белән берлектә, беренче тапкыр оештырылды. Анда Татарстанның һөнәри  һәм югары мәгариф учреждениеләре студентлары, яшь белгеч-педагоглар катнашты.

Конкурсның беренче этабында республика яшьләренең 1,5мең чамасы вәкиленнән сорашып-белешү үткәрелде. Сораулар яшьләрнең сәясәткә, сайлауларга карата мөнәсәбәтенә кагылды. Җаваплар конкурста катнашучыларга җиткерелде. Икенче этапта 20ләп проект кабул ителде, шуларның тугызы бүген якланды.

«Без сайлаулар институтына яшьләрнең кызыксынуын күтәрү өчен аларның үзләре фикерен белергә телибез. Конкурсның төп максаты – тавыш бирүгә яшьләр активлыгын күтәрү буенча тиешле тәкъдимнәр алу”, – дип билгеләп үтте Олег Сквордяков.

Җюри әгъзалары карары буенча “Безнең вакыт җитте” (авторлары – КФУ магистрантлары Б.Якубов һәм В.Филимонов), “Яшьләр, мәдәниятны яратасызмы?” (КФУ студентлары И.Василенко, М.Шляпникова һәм Я. Врублевская), “Диалог” (КФУ укытучылары И.Порфирьева и А.Гаврилов), “ТР сайлый” (КФУ студентлары Л.Симаченко һәм Н.Самохина) һәм “Минем сайлау” (КФУ студенты А.Хамраев) проектлары республика конкурсында җиңеп чыкты.

Финал этабында катнашучылар Татарстан Республикасы ҮСК дипломнары һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Иң яхшы проектлар 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар кампаниясе кысаларында гамәлгә ашыруга тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: