Татарстан территориаль сайлау комиссияләренең 170 әгъзасы квалификация күтәрү интенсив курсларында укыды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе белән бергәләп, территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) әгъзалары квалификациясен күтәрү программасын тәмамлады. Дүртәр көнлек интенсив курслар өч агымда – 26 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр үткәрелде.

«Участок сайлау комиссияләре составы белән өйрәтү семинарлары оештырганда һәм үткәргәндә кирәкле осталыкны һәм күнекмәләрне үстерү» дигән комплеслы программа ТСК әгъзалары өчен махсус эшләнде. Алар киләчәктә яңа оештырылган участок сайлау комиссияләре (УСК) составлары белән өйрәтү семинарлары уздырачак.

Уку планына күпчелек гамәли дәресләр, эшлекле уеннар, бәхәсле хәлләрдән чыгу буенча тренинглар кертелде. Дәресләрнең төп модераторлары булып Халыкара коучинг федерациясе сертификатлы бизнес-тренеры, психология фәннәре кандидаты Галина Маштакова, Татарстан Республикасы ҮСК беренче биш составы әгъзасы Валентина Каменькова торды. Дәресләр үткәрүдә шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК секретаре Надежда Борисова һәм Татарстан Республикасы ҮСК аппараты хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева катнашты.

Уку-укыту барышында, беренче буларак, смартфоннар өчен Татарстан Республикасы ҮСК эшләгән «Татарстан сайлаучысы» дигән мобиль кушымта кулланылды.

Укып чыккан ТСК әгъзалары түбәнрәк комиссияләрдә беренче дәресләрен 2018 елның сентябрь аенда булачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек чорында үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: