Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 47нче утырышы булды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләүче сәяси партияләр эшчәнлеген төбәк телеканалы һәм радиоканалы тарафыннан 2018 елның ноябрендә яктыртуга киткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре расланды, шулай ук территориаль сайлау комиссияләре кадрлар составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: