Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2019 елда сайлау комиссияләрен укыту концепциясен раслады

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) соңгы утырышында 2019 елда сайлау комиссияләрен укыту концепциясе каралды.

Концепциянең максатлары һәм бурычлары турында ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

“Әлеге Концепция 2019-2021 еллардагы киң колачлы сайлау кампанияләре алдыннан  Сайлауларны оештыручыларның квалификациясен күтәрү комплекслы программасы бер этабы буларак эшләнде. Укыту программасының аеруча әһәмиятле һәм кирәкле булуы быел сайлау комиссияләре составының 44%ка яңаруына да бәйле. 2019 елда өстенлекле бурыч булып  участок сайлау комиссияләренең яңа составларын сыйфатлы өйрәнү һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлауларын югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итү тора,”– дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Концепция планы нигезендә укулар 2019 елның беренче кварталында узачак. Тыңлаучылар округ, территориаль сайлау комиссияләренең җитәкче өчлекләре, участок сайлау комиссияләре әгъзалары була. Укытуның мөһим состав өлеше “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасын кулланудан гыйбарәт. Бу кушымтага охшашлы продукт Россия Федерациясе территорияләрендә әлеге юк һәм ул сайлау процессын оештыруның уникаль коммуникация инструменты булып тора.

Концепция планы нигезендә Татарстан Республикасы территориаль һәм участок комиссияләренең бөтен составын укыту 2019 ел дәвамында барачак. Нәтиҗәле укыту өчен “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасын куллану бик мөһим.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы – сайлау процессын оештыручылар өчен белем бирү һәм мәгълүмати эчтәлекле махсус программ тәэмин итүе ул, бу кушымта I0S һәм Android мобиль платформаларында яздырып алу өчен уңайлы. “Татарстан сайлаучысы” кушымтасы “өйрәтү”, “документлар”, “еш бирелүче сораулар”, “җавап элемтәсе”, “яңалыклар” дигән бүлекләрдән тора.

Мобиль кушымта укучы комиссия әгъзаларының белемнәрен кереш, арадаш һәм йомгаклау тестлавы ярдәмендә тикшереп торырга, шулай ук укыту барышында өстәмә игътибар таләп иткән темаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Кушымта комиссия әгъзаларына үзләре белән һәрвакыт кирәкле документлар – законнарны, карарларны, шулай ук методик материаллар – эш блакнотлары, искә төшергечләр, инструкцияләр, өйрәтү видеофильмнары һ.б. йөртергә булыша.

Хәзерге вакытта кушымта тест режимында эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: