Татарстан Республикасы ҮСКнең Россия Федерациясе физик мөмкинлекләре чикле гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы булды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

26 декабрьдә Татарстан Республикасы ҮСКнең Россия Федерациясе физик мөмкинлекләре чикле гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм республика  ведомстволары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, республика буенча ПФР бүләкчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: