Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советының беренче утырышы булды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы эшли башлады. Эксперт советы консультатив-киңәш бирү органы сыйфатында төзелде. Ул җәмәгать фикерен, Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларын яклау өлкәсендә экспертлар һәм белгечләр позицияләрен анализлау, сайлау системасын үстерү һәм камилләштерү, аның абруен ныгыту мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләү өчен үзенә бер мәйданчык булырга тиеш.

“Республика ҮСК каршында эксперт консультатив орган булдыру идеясе күптән барлыкка килде. Безнең уртак максатыбыз законлы, конкурентлы һәм ачык сайлаулар оештырудан гыйбарәт, ул сайлау барышына да, тавыш бирү нәтиҗәләренә дә сайлаучыларның ышанычын күтәрүгә чакырылган,” – дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Совет составына сәяси фиркаләрнең төбәк вәкилләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хакимият органнары, шулай ук күзәтче җәмәгатьчелек вәкилләре, җәмгысе 22 кеше кертелде.

Эксперт советының беренче утырышы көн тәртибенә оештыру мәсьәләләре – Эксперт советының җитәкче органнарын – рәисен һәм җаваплы секретарен сайлау, сайлау комиссияләре әгъзаларының квалификациясен күтәрү буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе комплекслы белем бирү проекты турындагы мәсьәләне тикшерү куелды.

Совет рәисе итеп бертавыштан Мидхәт Шаһиәхмәтов, җаваплы секретарь – Альберт Карпов сайланды.

Аннан соң Совет әгъзалары көн тәртибенең төп мәсьәләсен карауга керештеләр, бу мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе, Татарстан Республикасы ҮСК каршындагы Эксперт советы рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов чыкты. Ул хезмәттәшләрен республикада гамәлгә ашырылучы белем бирү проекты белән таныштырды. Әлеге проект буенча Татарстан Республикасы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына санлы технологияләрдән файдалану һәм башка заманча программалар белемнәре бирелә. 2018-2019 елларга сайлау комиссияләре әгъзаларының квалификациясен күтәрү комплекслы программасы кабул ителгән иде.

“Укыту программалары бигрәк тә сайлау законнарының үсеп-үзгәреп торуы һәм сайлау процессын технологик яктан яңача тәэмин итү шартларында аеруча актуаль. Укыту программасының  әһәмиятле һәм кирәкле булуы быел сайлау комиссияләре составының 44%ка яңаруына да бәйле,”– дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

2018 ел ахырында Татарстан Республикасы ҮСК КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә 170 сайлау оештыручыны укытып чыгарды, алар киләчәктә яңа оештырылган участок сайлау комиссияләре составлары белән өйрәтү семинарлары уздырачак (“лидерлар лидерларны укыта”).

Укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү коралы сыйфатында беренче тапкыр буларак, Россиядә  аналогы булмаган “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы кулланыла.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы – сайлау процессын оештыручылар өчен белем бирү һәм мәгълүмати эчтәлекле махсус программ тәэмин итүе ул, бу кушымта I0S һәм Android мобиль платформаларында яздырып алу өчен уңайлы. “Татарстан сайлаучысы” кушымтасы “өйрәтү”, “документлар”, “еш бирелүче сораулар”, “җавап элемтәсе”, “яңалыклар” дигән бүлекләрдән тора.

Мобиль кушымта укучы комиссия әгъзаларының белемнәрен кереш, арадаш һәм йомгаклау тестлавы ярдәмендә тикшереп торырга, шулай ук укыту барышында өстәмә игътибар таләп иткән темаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Кушымта комиссия әгъзаларына үзләре белән һәрвакыт кирәкле документлар – законнарны, карарларны, шулай ук методик материаллар – эш блокнотлары, искә төшергечләр, инструкцияләр, өйрәтү видеофильмнары һ.б. йөртергә булыша.

Аннары чара барышында Эксперт советы җаваплы секретаре Альберт Карпов “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы эшен гамәлдә тәкъдим итте.

Эксперт составының беренче утырышы эшенә йомгак ясап, ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов бу вакыйганың сәяси партияләр, күзәтче җәмәгатьчелек вәкилләре, фәнни, җәмәгать  экспертлары, сәясәт белгечләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә башлангыч булачагына ышаныч белдерде. Үз чиратларында утырышта катнашучылар – Эксперт советы әгъзалары сайлау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр эшләүгә юнәлтелгән уртак очрашуларны дәвам итү зарурлыгына күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: