25 гыйнвар – Россия студентлары көне

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республикабызның укучы яшьләрен Студентлар көне бәлән тәбрик итә!

Кадерле студентлар!

Россия студентлары көне – яшьлек, сүрелмәс өметләр, рухи куәт һәм үз көчеңә ышаныч бәйрәме белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Студент чак – иң күңелле, вакыйгаларга бай, кыю планнар, идеяләр һәм башлангычлар туу чоры.

Бүген үк инде сез, кадерле студентлар, илебезнең җәмәгать һәм сәяси тормышында тулы хокуклы катнашучылар. Перспективалы проектларны сез тормышка ашырачаксыз, фәнне үстерәчәксез, республикабыз һәм илебез көч-куәтен ныгытачаксыз. Сезнең уңышлар – барыбызның да уртак җиңүе,” – диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: