“Мобиль сайлаучы” төбәк дәрәҗәсендә гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) “Мобиль сайлаучы” механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда Татарстан Республикасы ҮСК киңәшмәләр залында “Мобиль сайлаучы” механизмын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды.

Әзерлек мәсьәләләрен тикшерү, фикер алышу һәм тәкъдимнәр кертү өчен “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” ДБУ, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы вәкилләре һәм башкалар чакырылган иде.

2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар булачак. 2018 елның 7 июнендә “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән иде. Хәзер, төзәтмәләр нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарына - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Президентын – сайлаулар үткәргәндә территориаль сайлау комиссияләре, күпфункцияле үзәкләр, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яисә участок комиссияләре аша бирелгән гаризалар нигезендә сайлаучыларның шул көндәге урыннары буенча тавыш бирү тәртибе гамәлдә булачак. Бу үзгәрешләр республикабыз законнарын федераль законнарга туры китерү өчен кертелде.

“Мобиль сайлаучы” проекты 2019 елда Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда ук эшләячәк. Бу вакыттан башка урында тавыш бирү һәм вакытыннан алда тавыш бирү таныклыклары гамәлдән чыга (искәрмә: муниципаль сайлаулар һәм җирле референдумнар уздырганда сайлаучылар элеккечә үк, законда каралган очракларда, вакытыннан алда тавыш бирә алачак).

“Сайлауларны оештыручылар буларак, безнең бурыч республиканың һәр сайлаучысы хокукын гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Узган елның мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаганда үзләре булган урында тавыш бирү мөмкинлегеннән Россиядә  5 миллионнан күбрәк сайлаучы файдаланды. Татарстанда 115 меңнән күбрәк сайлаучы үзләре булган урында тавыш бирүгә гариза кертте, бу республикадагы барлык сайлаучыларның 4% тирәсе”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: