Мәскәүдә беренче электораль медиафорум үтәчәк

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

28 февральдән – 1 марткача Мәскәүдә Беренче гомумроссия электораль медиафорум узачак. Бу чараны оештыручылар – Россия ММЧ төбәк җитәкчеләре альянсы (АРС –ПРЕСС) һәм Россия ирекле сайлаулар фонды (РФСВ).

Илебезнең 60тан артык төбәгеннән чакырылган ММЧ вәкилләре катнашачак Медиафорум мәйданчыкларында әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре, Россия ҮСК әгъзалары, эксперт җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясар, дип көтелә.

ММЧ өчен мәгълүмат:

ММЧларны аккредитацияләү 2019 елның 26 февраленә кадәр (18:00 сәгатькәчә) zapros@cikrf.ru. электрон почтасы буенча башкарыла.

Мәгълүмат өчен телефон: +7 495 606 13 25.

Россия ҮСК матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: