Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 51нче утырышы булды

2019 елның 1 марты, җомга

Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясенең вакантлы урыннарга хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы әгъзалары кандидатлары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясенең вакантлы урыннарга хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы әгъзалары кандидатлары буенча тәкъдимнәр кабул итү турында мәгълүмат тексты, шулай ук Татарстан Республикасы ҮСКнә кандидатлар тәкъдим итүнең иң ахыргы көне – 2019 елның 18 мартыннан да соңга калмыйча вакыты расланды.

2019 елга Татарстан Республикасында сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый культурасын күтәрү, сайлауларны һәм референдумнарны оештыручыларны укыту, сайлау технологияләрен камилләштерү һәм үстерү буенча төп чараларның җыелма планы турында

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән 2019 елга Татарстан Республикасында сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый культурасын күтәрү, сайлауларны һәм референдумнарны оештыручыларны укыту, сайлау технологияләрен камилләштерү һәм үстерү буенча төп чараларның җыелма планы, 2019 елга Татарстан Республикасында сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый культурасын күтәрү, сайлауларны һәм референдумнарны оештыручыларны укыту, сайлау технологияләрен камилләштерү һәм үстерү, мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге буенча төп чаралар исемлеге расланды.

Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында “Сайлау хокукы мәктәбе” укыту-методик семинар-тренингының икенче этабын оештыру һәм үткәрү турында

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән 2019 елның 1 мартыннан 27 апреленә кадәр Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында “Сайлау хокукы мәктәбе” укыту-методик семинар-тренингының икенче этабын оештыру һәм үткәрү турында карар кабул ителде. Комиссия әгъзалары шулай ук “Сайлау хокукы мәктәбе” укыту-методик семинар-тренингының икенче этабы программасын расладылар.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләрнең 2018 елның 4нче кварталында акчалар керү һәм аларның чыгымы турында белешмәләрен тикшерү хакындагы хисабы турында

“Сәяси партияләр турында” Федераль закон таләпләре нигезендә 2019 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында теркәлгән 53 төбәк сәяси партияләр бүлекчәләре 2019 елның 30 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы ҮСКнә 2018 елның 4нче кварталы өчен акчалар керү һәм аларны сарыф итү турында мәгълүмат бирергә тиешләр иде. Татарстан Республикасы ҮСК карары белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләрнең 2018 елның 4нче кварталында акчалар керү һәм аларның чыгымы турында белешмәләрен тикшерү хакындагы хисабы расланды.

Моннан тыш, участок сайлау комиссияләре составлары резервын үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән, Татарстан Республикасының Буа шәһәре территориясендә төзелгән 1178нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе составы резервына өстәмә рәвештә кертү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде. 2019 елның 5 мартыннан 5 апреленәчә чорда тәкъдимнәр һәм тиешле документлар кабул итүне Татарстан Республикасы Буа шәһәре территориаль сайлау комиссиясе башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: