Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 52нче утырышы булды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләүче сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга 2019 елның февралендә төбәк телеканалы һәм радиоканалы сарыф иткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен раслау турында.

Эфир вакыты 2 сәяси партия – Бердәм Россия һәм КПРФ төбәк бүлекчәләренә бирелде. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында КПРФ партиясе эшчәнлеге турында 29 минут 18 секундлык 18 хәбәр чыгарылган, Бердәм Россия партиясе эшчәнлеге турында 31 минут 10 секундка сузылган 21 хәбәр бирелгән.

Эфир вакыты күләмендәге 1 минут 52 секунд аерма телеканал тарафыннан киләсе айда тигезләнәчәк.

“Татарстан – Яңа Гасыр радиосы” радиоканалында закон таләпләре төгәл үтәлгән. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе составына ике вакантлы урынга билгеләү өчен кандидатуралар турында Татарстан Республикасы ҮСК мәгълүматы хәбәренә караганда, әлеге комиссиянең хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы әгъзалары кандидатлары буенча тәкъдимнәр кабул итү 2019 елның 18 мартына кадәр барды.

Татарстан Республикасы ҮСК бу комиссия составына билгеләп кую өчен 2 кандидат – тору урыннары буенча сайлаучылар җыелышыннан һәм “Казан яшьләре” җәмәгать оешмасыннан берәр кандидат тәкъдим итте. Утырыш барышында сайлау комиссияләре составларына һәм резерв составларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән Татарстан Республикасының Баулы шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә вакантлы урынга эшләгән җиреннән сайлаучылар җыелышы тәкъдим иткән әгъза билгеләп куелды. Шулай ук Түбән Кама шәһәре территориясендә төзелгән 2200, 2235, 2252 номерлы сайлау участоклары сайлау комиссияләре резерв составларына өстәмә кертүгә кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде. Тиешле документларны Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе 2019 елның 22 мартыннан 19 апреленә кадәр кабул итә. Моннан тыш комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү өчен кирәк булган сатып алулар исемлеген раслады, аларга нигездә басма продукция, технологик җиһазлар, кәгазь, канцелярия товарлары кебек әйберләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: