1 апрельдә сайлаулар оештыручыларны урында укытуның беренче модуле башлана

2019 елның 26 марты, сишәмбе

25 мартта территориаль сайлау комиссияләре белән участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укытуны оештыру мәсьәләләре буенча видеокиңәшмә булды. Лектор-укытучылар КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе базасында квалификацияне күтәрү махсус курсларын узган комиссия әгъзалары булачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге Югары мәктәп ачык конкурс җиңүчесе – 2019 елның 1 апреленнән 20сенә кадәр чорда (3 модуль) Татарстан Республикасында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту семинарлары уздыру буенча Татарстан Республикасы ҮСК заказын үтәүче булып тора.

Барлык 3 модуль дә “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушамтысыннан гамәлдә файдаланып, Югары мәктәпнең методик ярдәме белән узачак.

Һәр комиссия әгъзасы өчен кулланучының шәхси кабинеты булдырылган, ул тестлау узу турында мәгълүматка юл ача, өлгерешкә мөстакыйль рәвештә анализ үткәрү, укыту барышында алга китешне күзәтү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, кушымта кулланучы өчен тестлау нәтиҗәләре нигезендә өстәмә карау һәм өйрәнүне таләп иткән темаларны ачыклый, аның шәхси кабинетына видеороликлар, методик ярдәмлек һәм башка рәвешләрдә материаллар җибәрә. Укытуның беренче модуле 1– 6 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: