Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелде

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

5 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасы  Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 32-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.

Татарстан Республикасы Законы рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көннән үз көченә керә, ә үзгәрешләр 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш  бирү көнендә сайлау кампанияләре уздырганда гамәлдә булачак.

Закон проекты белән гражданнарның сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итүче аерым процедуралар аныклана. Аерым алганда, тиешле комиссияләрнең сайлаучылар исемлекләрен төзү  вакытлары беркетелә  -  тавыш бирү көненә кадәр 11 көннән дә соңга калмыйча, сайлау комиссияләре карарларын бастырып чыгару вакыты төгәлләнә. Законда каралганча, комиссияләрнең сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү белән бәйле карарлары төбәк яки муниципаль вакытлы басмаларда бастырып чыгарыла йә алар кабул ителгәннән соң сайлаучылар игътибарына биш көн дәвамында башка юллар белән җиткерелә, моңа закон белән башка вакытлар һәм бастыру тәртибе билгеләнгән карарлар керми.

Мөһим яңалык кертүләрнең берсе булып, аның дәвамында кандидатлар күрсәтү, сайлау уздырганда кандидатлар исемлеген төзү тормышка ашырылучы вакытны билгеләү тора. Кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә сайлау комиссияләренә барлык дәрәҗәдәге сайлаучылар үткәргәндә кандидатларны,  кандидатлар исемлеген күрсәтү турында сайлауларны билгеләү хакында рәсми карар игълан ителгән көннән соң 30 көн дәвамында хәбәр ителә. Закон белән шулай ук сайлау берләшмәсенең бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлеген, кандидатларны күрсәтү турындагы беркетмә (башка документ) эчтәлеге аныклана.

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында» Федераль закон нигезендә (алга таба – Федераль закон) закон проекты белән дәүләт, муниципаль, төбәк (республика) һәм дәүләтнеке булмаган телерадиотапшырулар, вакытлы басма нәшрияте төшенчәләре бирелә.

Законда сайлау алды агитациясен үткәрү, аларны оештыру тәртибе, шул санда массакүләм мәгълүмат чараларында да яктырту, түләүсез эфир выкытын бүлешү буенча җирәбә уздыру вакытлары, кабат тавыш бирү уздырганда түләүсез басма мәйданын бүлешүне үткәрү тәртибе аныклана.

Алдагы тиешле сайлауларда сайлаучылар исемлеген күрсәткән, ләкин сайлаучыларның 3 проценттан да  ким тавышын алган сайлау берләшмәсе түләүсез эфир вакытыннан басма мәйданнан файдаланырга хокуклы түгел, дигән норма төшереп калдырылды.

Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә авыл җирлекләре узидарә органнарына сайлауларда кандидатның сайлау кампаниясен финанслауга чыгымнарның максималь суммасын 5000нән 15000гә кадәр арттыру карала, бу вакытта махсус сайлау исәбе ачылмаска да мөмкин.

Тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирүгә кагылышлы үзгәрешләр дә кертелде. Федераль закон белән Россия Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә чикләү чарасы кулланылган сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның тавыш бирүдә катнашуы  күздә тотыла.

Закон тексты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасының «Документлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: