Сәяси партияләр игътибарына!

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләреннән 2019 елның беренче кварталы өчен финанс хисаплары алуны дәвам итә. Хисапларны тапшыру вакыты – 2019 елның 30 апреленә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, финанс хисаплары партияләр эшчәнлеген тормышка ашыруга кергән барлык  акчалар  һәм чыгымнар турындагы  белешмәләрне эченә ала.

Финанс хисабының формасы һәм аларны тутыру буенча методик тәкъдимнәр белән Татарстан Республикасы ҮСКнең рәсми сайтында “Сәяси партияләр” бүлегендә танышырга була.

Документларны кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә: 420111, Казан, Батурин ур., 7Б адресы буенча башкарыла.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-84-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: