Март аенда партияләр эшчәнлеген яктыртканда тигезлек сакланды

2019 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Татарстан Республикасы ҮСК утырышы булды. Үзәк комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләгән сәяси партияләр эшчәнлеген  яктыртуга март аенда сарыф ителгән эфир вакытын исәпкә алуга йомгак ясады.

Эфир вакыты ике сәяси партия – Бердәм Россия һәм КПРФ төбәк бүлекчәләренә бирелде. Март аенда телеканалда эфир вакыты 1 сәгать 16 минут 55 секунд, ә радио каналында – 1 сәгать 25 минут 50 секунд тәшкил итте.

“Татарстан – Яңа Гасыр” төбәк телерадиоканалында Эфир вакыты күләмен исәпкә алу тәртибе нигезендә сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуда аларның тигезлеге сакланды.

Моннан тыш, комиссия утырышында сайлау комиссияләренең кадрлар составын  үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: