Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 56нчы утырышы булды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелде.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе чорында сайлау алды агитациясе материалларын һәм алар белән бер вакытта тапшырылучы документларны Татарстан Республикасы ҮСКндә һәм округ сайлау комиссияләрендә кабул итү, исәпкә алу, анализлау, эшкәрту һәм саклау тәртибе турында

“Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 54 статьясы 3 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 64 статьясы 4 өлеше нигезендә агитация (басма, аудиовизуаль, башка) материаллар яки аларның күчермәләре республика кандидатлар исемлеген күрсәткән сәяси партия тарафыннан алар таратыла башлаганча Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшырылырга тиеш.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы ҮСК агитация материаллары нөсхәләрен сәяси партияләрдән, ә тиешле округ сайлау комиссияләре  – бермандатлы сайлау округларыннан күрсәтелгән кандидатлардан кабул итәчәк.

Утырыш карары белән документларны кабул итү тәртибе, шулай ук тапшырылган агитация материалларын кабул итү, исәпкә алу, анализлау, эшкәртү һәм саклау өчен җаваплы затлар даирәсе билгеләнә.

Сайлау алды агитация материалларын һәм алар белән бер үк вакытта бирелгән документларны исәпкә алуны һәр сайлау берләшмәсе өчен аерым башкарырга тәкъдим ителә.

Шулай ук карар белән “Сайлаулар” ДАСның “Агитация” бурычына сәяси партияләр тапшыручы агитация материаллары электрон образларын кертү вакытлары карала.

Округ сайлау комиссияләрендә документларны кабул итү хәлиткеч тавышка хокуклы комиссия әгъзалары тарафыннан башкарылачак.

Татарстан Республикасы референдумын үткәрү буенча инициатив төркемне теркәү турында үтенеч хакында

Татарстан Республикасы ҮСКнә 22 апрельдә гражданнар инициатив төркеменең Татарстан Республикасында референдум үткәрү турында үтенече керде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тапшырылган документларның сайлау законнары һәм кодекс таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды һәм шул нигездә бертавыштан бу инициатив төркемне теркәүдән баш тарту турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы ҮСК карарлары белән Тукай районы территориаль сайлау комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде, “Татарстан сайлаучысы” журналы уставы үзгәртелде. Моннан тыш Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә 1 сайлау участогы арту килештерелде.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: