Татарстан Республикасы ҮСК участок һәм территориаль сайлау комиссияләренең 21 меңнән күбрәк хезмәткәрен укытты

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында  территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны тәмамлады. Уку сайлау законнарын белүне һәм аларны гамәлдә куллануны камилләштерүгә юнәлтелде.

Республиканың 21 меңнән артык сайлау системасы хезмәткәре белем алды. Бу – 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда эшләячәк комиссияләрнең тулы составы.

“Тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессы сайлау законнарын бик тирән белүне таләп итә. Бүген сайлау комиссияләре эшенә югары таләпләр куела, шуңа да республика сайлау системасы хезмәткәрләренең барысын да укыту гаять мөһим иде”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту программасы сайлау законнарын белүнең гамәли ягына игътибар итеп эшләнде. Уку-укыту планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик, эшлекле уеннар һәм тренинглар кертелде.

Сайлауларга әзерлек кысаларында беренче буларак, уку процессында «Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы кулланылды, аның төп өстенлеге – уку-укыту процессының эзлексез баруында. 21 меңнән күбрәк тыңлаучының һәркайсы өчен шәхси кабинет булдырылды, анда законнарны, карарларны, методик материалларны өйрәнү, аларны белү дәрәҗәсен мөстәкыйль анализлау өчен дә мөмкинлек бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: