Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьгә билгеләнде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика парламентына сайлауларны 2019 елның 8 сентябренә билгеләү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы 15 пункты һәм республиканың Сайлау кодексы нигезендә бу сайлаулар Дәүләт Советының үзе тарафыннан билгеләнә.

8 сентябрьдә булачак бердәм тавыш бирү көнендә Россия Федерациясенең 85 субъектында 5000нән артык сайлау кампаниясе удырылачак, барлык дәрәҗәдәге сайлауларда 47мең чамасы мандат һәм сайлаулы вазыйфа биләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: