Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә территориаль сайлау комиссияләре белән сайлауларга әзерлекне тикшерделәр

2019 елның 11 июне, сишәмбе

11 июньдә Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның муниципаль районнар территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) җитәкчеләре белән видеокиңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек, комиссияләр эшен оештыру мәсьәләләре, сайлау законнарындагы яңалыклар тикшерелде.

7 июньдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланды.

Бүген алдагы сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК территориаль сайлау комиссияләре белән традицион эшлекле киңәшмәләр циклын башлап җибәрде. Алар һәр атна саен 8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көненә кадәр барачак.

Райондагы хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы ҮСК рәисе сайлау процессының – кандидатлар күрсәтүдән алып, нәтиҗәләрне билгеләүгә кадәр, катгый рәвештә законнар нигезендә узарга тиешлегенә басым ясады.

“Сайлау кампаниясен үткәрүнең сыйфат дәрәҗәсе соңгы нәтиҗәгә – сайлаучыларның сайлау йомгакларына ышанычына һәм сайланган хакимиятенең легитимлыгына йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә әлеге нәтиҗәләр сайлаулар барышында килеп туган сорауларны оператив режимда хәл итәргә булыша. Безнең уртак бурычыбыз – законлылык, ачыклык һәм сайлау процедураларын уздырганда хәбәрдарлык,” -  дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Киңәшмә барышында территориаль һәм округ сайлау комиссияләре эшен оештыруга, аерым алганда дежурлык графигы һәм эш планы, комиссия әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлешү каралды. Моннан тыш сайлау законнарындагы үзгәрешләрне ачыклауга зур игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүләр 2019 елның 8 сентябрендә булачак. 100 мандат биләнәчәк. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 50 депутат бердәм сайлау округы буенча сайлана, мандатлар кандидатларның партия исемлекләре арасында бүленә, 50 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Сайлау процессы Россия Федерациясе территориясендә кабул ителгән стандартлар нигезендә оештырыла. Тавыш бирү барышын мониторинглауны җәмәгать күзәтчеләре, кандидатлар һәм сәяси партияләрдән күзәтчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тормышка ашырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: