Сигез бермандатлы сайлау округында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат күрсәтелде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар була.

Сайлау кампаниясен рәсми игълан иткән вакыттан алып 6 сәяси партия: Яблоко партиясенең төбәк бүлекчәсе, “Россия ветераннары партиясе”, “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”, ЛДПР һәм КПРФ, шулай ук “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, ирекне, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга каршы көч куллануга каршы” сәяси партиясе кандидатлар күрсәтү, кандидатларның республика исемлекләрен күрсәтү чаралары үткәрде.

Округ сайлау комиссияләренә күрсәтелү өчен 8 кандидаттан – икесе Яблоко, ЛДПР сәяси партиясеннән һәм алтысы үз-үзләрен күрсәткән кандидатлардан документлар керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: