Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 62нче утырышы булды

2019 елның 28 июне, җомга

Көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелгән иде.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) карары белән “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе күрсәткән 55 кандидат санында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына республика кандидатлар исемлеге таныкланды.

Шулай ук сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен партиянең төбәк бүлекчәсе махсус сайлау исәбен ачу турында карар кабул ителде. Россия Федерациясе гражданнарының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга конституциячел хокукларын тәэмин итүче Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләрен үтәү максатларында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда сайлаучылар исемлекләрен төзү, төгәлләштерү һәм аннан файдалану буенча инструкция расланды.

Расланган документ Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә җибәреләчәк. Комиссия карары белән “Сайлаулар” ДАСның төбәк фрагментын алтынчы чыкырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру режимында Татарстан Республикасы территорияләренә күчерү регламенты расланды. Әлеге күчерү дип Регламентта программ-техник чараларны, мәгълүмат ресурсларын һәм элемтә челтәре ресурсларын сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру режимында эшләү өчен тәэмин итү чараларын үткәрү аңлашыла.

Моннан тыш Татарстан Республикасы ҮСКнең һәм округ сайлау комиссияләренең Мәгълүмати бәхәсләр һәм сайлауларны тәэмин итүнең башка мәсьәләләре буенча Эш төркеме турында нигезләмә расланды. Татарстан Республикасы ҮСК карары белән сайлаучылардан алар булган урыннар буенча территориаль һәм участок сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаучылар исемлекләренә кертү турында гаризалар кабул итү пунктларының эш графигы билгеләнде. 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр республика ТСКләре 8 сентябрьдәге тавыш бирү көнендә уңайлы урында тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итәчәк. Шул ук көннәрдә гаризаларны күп- функцияле үзәкләр офислары яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары карары белән Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә каралган акчалар бүлеп бирелде.

Шулай ук хәлиткеч тавышка хокуклы сайлау комиссияләре әгъзалары, Татарстан Республикасы ҮСК аппараты хезмәткәрләренә компенсацияләр һәм өстәмә түләүләр (бүләкләүләр) күләме һәм бирү вакытлары, сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорында башка түләүләр билгеләнде. Яшь сайлаучыларга, физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү максатларында 2019 елның 8 сентябрендәге тавыш бирү көне турында яшьләр өчен сувенир продукциясе, шулай ук “Физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларга белешмәлек” басма продукциясе әзерләргә карар кылынды. Моннан тыш, комиссия утырышында сайлау комиссияләренең кадрлар составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссияләре документлары” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: