Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 63нче утырышы булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның “РОССИЯ ВЕТЕРАННАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” һәм “Россия песионерлары партиясе социаль гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәләренең республика исемлекләре таныкланды. “РОССИЯ ВЕТЕРАННАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе”–12 кандидат, “Россия песионерлары партиясе социаль гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” 10 кандидат күрсәттеләр.

Шулай ук, партияләр төбәк бүлекчәләренең сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен махсус сайлау исәпләрен ачу турында карарлар кабул ителде.

Моннан тыш, комиссия утырышында сайлау  комиссияләренең кадрлар составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссияләре документлары” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: