Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларны, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларны, 2019 елда сайлау законнары мәсьәләләрен төбәк вакытлы матбугат басмаларында һәм гомумроссия басмаларының төбәк чыгарылышларында иң яхшы яктыртуга Бөтенроссия конкурсы игълан итте (2019 елның 26 июнендәге 207/1583-7 номерлы Россия ҮСК карары).

Конкурста төбәк вакытлы матбугат басмаларының, шулай ук гомумроссия вакытлы матбугат басмаларының төбәк чыгарышларының аерым авторлары һәм / яисә авторлык коллективлары катнаша ала, аларны ММЧ баш мөхәррире яки анны алыштыручы зат, Россия төбәк ММЧ җитәкчеләре альянсы, Россия Журналистлар берлеге, Россия ирекле сайлаулар фонды һәм Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре күрсәтә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1нче номинация: Сайлауларда мәгълүмат технологияләре.

2нче номинация: Матбугат агарта, матбугат кызыксындыра.

3нче номинация: Матбугат закон сагында.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен һәр номинация буенча өчәр премия гамәлгә куела:

беренче премия – 60 мең сум;

икенче премия – 40 мең сум;

өченче премия – 30 мең сум;.

Тапшырылган материаллар 2019 елның 15 июленнән 15 сентябренә кадәр басылган, халыкка җиткерелгән булырга тиеш.

Конкурс эшләре Россия Федерациясе ҮСКнә 2019 елның 20 июленнән 30 сентябренә кадәр тапшырыла.

Конкурс комиссиясе 2019 елның 20 декабренә кадәр кергән материалларны карый һәм Россия Федерациясе ҮСКнә конкурс йомгаклары турында мәгълүмат бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: