“Мобиль сайлаучы” 2019 елның 8 сентябрендәге алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

24 июльдә бөтен республика буенча 2019 елның 8 сентябрендәге алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда чынбарлыкта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гражданнар гаризаларын кабул итү башланды.

Актив сайлау хокукына ия барлык Россия Федерациясе гражданнары теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлаучылар исемлекләренә кертелә.

Әмма, әгәр 2019 елның 8 сентябрендәге алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү көнендә сайлаучы теркәлү адресы – паспортында күрсәтелгән яшәү урынында булмаса (командировкада, ялда яисә Татарстан Республикасы территориясендәге башка шәһәр яки авылда яшәсә), ул булган урыны буенча тавыш бирү тәртибеннән файдалана ала.

Нишләргә кирәк?

2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр шәхсән үзе, Россия Федерациясе гражданы паспортын алып, теләсә-кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (ТСК),

 яисә Татарстан Республикасы территориясендә эшләгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенә (КФҮ) гариза белән мөрәҗәгать итәргә,

яисә Россия Федерациясе “Дәүләт хезмәтләре” Бердәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (ЕПГУ) онлайн-сервистан файдаланырга.

Сайлаучы ЕПГУ аша бирелгән гаризасын, 4 сентябрьдән соңга калмыйча, фәкать ЕПГУдан файдаланып, кире алырга мөмкин. Бу очракта ул үзе теркәлгән урында сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырылмый.

Яңа гаризаны 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр бирергә була. Гаризаны эшкәртү статусы турындагы мәгълүмат ЕПГУ порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә.

 

2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр гаризаны теләсә-кайсы участок сайлау комиссиясенә (УСК) бирергә мөмкин.

Гаризадагы төп өлеш сайлау комиссиясендә кала, ә аерып алырлык өлеш теркәлгәннән соң сайлаучыга тапшырыла. Аерылма өлеш сайлаучыга тавыш бирү көнендә кая килергә кирәклеген хәбәр итү өчен кулланыла, аны үзе булган урында тавыш биргәндә күрсәтү мәҗбүри түгел.

Җитди сәбәпләр аркасында (сәламәтлегенең торышы, инвалидлык) мөстәкыйль рәвештә гариза бирә алмаган сайлаучы, шул ук вакытларда телдән яисә язмача (шул исәптән социаль хезмәткәр яки башка зат ярдәме белән) үзе булган урында тавыш бирергә ниятләве турында иң якындагы территориаль һәм участок комиссиясенә хәбәр итә ала. Тавыш бирүгә кадәр өч көннән дә соңга калмыйча, УСК әгъзалары сайлаучыга гариза бирү мөмкинлеге тудыру өчен өенә киләләр. Шул ук вакытта, законда билгеләнгән тәртиптә, тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин. Бу очракта тавыш бирү көнендә сайлау комиссиясе вәкилләре күчмә әрҗә белән сайлаучының өенә киләчәкләр.

Әгәр дә сайлаучы тавыш бирү көненә вакыт аз калганда теркәлгән урыннан китеп барса, 2019 елның 5 сентябреннән 7 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр, ул үзе теркәлгән урындагы УСК бинасында махсус маркалы гариза рәсмиләштерә ала, анда Татарстан Республикасы территориясендәге үзе тавыш бирергә ниятләгән сайлау участогын күрсәтә.

Сайлаучы гаризаны фәкать бер тапкыр гына бирергә хокуклы.

Әгәр сайлаучы Россия Федерациясе чикләрендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән булса, әмма 2019 елның 6 июненә Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча булуы урыны буенча теркәлсә, мондый сайлаучы шул ук шартларда узе булган урында тавыш бирү хакында гариза бирергә хокуклы. Бу очракта гариза бирү өчен паспортка өстәп, булган урынында теркәлүе турында таныклыкны күрсәтергә кирәк.

8 сентябрьдәге тавыш бирү көнендә бюллетень алу өчен, паспорттан тыш, булган урыны буенча теркәлү турындагы таныклыкны күрсәтү зарур.

Тагын сораулар калдымы? Татарстан Республикасы УСКнең кайнар линиясенә 8 800 707 2019 буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: