08.09.2019 алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

08.09.2019 алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә уздырылучы алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698-7 номерлы карары белән билгеләнгән. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар тапшырыла:

а) тавыш бирү вакытын күрсәтеп, баш мөхәррир имзалаган гариза. Кәгазьдә һәм (яисә) электрон образ рәвешендә, шулай ук MS Excel форматында машина белән укырлык рәвештә (Аккредитациягә MS Excel форматындагы гариза) тапшырыла;

б) ММЧны теркәү турындагы таныклыкның (теркәлгән ММЧ өчен) баш мөхәррир таныклаган күчермәсе. Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклакның расланган күчермәсе электрон образы (скан) җибәрелә.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда ММЧ вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар 2019 елның 9 июленнән 4 сентябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) кабул ителә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен документларны кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б йорт адресы буенча яисә документларны 16.smi@tatar.ru электрон почтасына җибәрү юлы белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: