Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирүгә йомгак ясады

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) утырышы булды, анда 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирүгә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән республика сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2019 елның 9 сентябрендәге Беркетмәсе һәм территориаль (округ) сайлау комиссияләренең бермандатлы сайлау округлары буенча беркетмәләре нигезендә сайлаулар булды һәм алар гамәлдә дип танылды.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 100 депутат: республика сайлау округы буенча – 50, бермандатлы сайлау округлары буенча – 50 депутат сайланды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре:

Тавыш бирү ахырына сайлаучылар исемлекләренә кертелгән сайлаучылар саны – 2 941 564. Сайлауларда 2 061 589 сайлаучы катнашты, бу исемлеккә кертелгән сайлаучылар саныннан 70,08% тәшкил итә.

Сәяси партияләр кандидатлары республика исемлекләре өчен бирелгән сайлаучылар тавышлары саны: ЕДИНАЯ РОССИЯ 1 491 418 тавыш (72,43%)

ПАРТИЯ ПЕНСИОНЕРОВ 50 909 тавыш (2,47%)

КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ 221 104 тавыш (10,74%) КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ КОММУНИСТЫ РОССИИ 75 261 тавыш (3,65%)

СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ 81 453 тавыш (3,96%)

ПАРТИЯ РОСТА 37 548 тавыш (1,82%)

ЛДПР 78 096 тавыш (3,79%)

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 97 статьясы 2 өлеше нигезендә депутат мандатларын бүлешүгә сайлаучыларның 5 һәм аннан артык процент тавышларын алган 2 республика кандидатлар исемлеге – ЕДИНАЯ РОССИЯ Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм КОММУНИСТИЧЕСКАЯПАРТИЯ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе кертелде.

Республика сайлау округы буенча 50 мандат партияләр арасында түбәндәгечә бүленде:

ЕДИНАЯ РОССИЯ – 44 мандат

КПРФ – 6 мандат

Бермандатлы сайлау округлары буенча 50 мандат түбәндәгечә бүленде:

ЕДИНАЯ РОССИЯ – 41 мандат

ЛДПР – 1 мандат

СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ – 1 мандат

ПАРТИЯ РОСТА – 1 мандат

Үзен-үзе күрсәтү – 6 мандат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: