Татарстан Республикасында җирле референдумнар булып узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

2019 елның 8 декабрендә республикабызның 15 авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясендә гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Җирле референдумнарда тавыш бирүдә 43863 кеше катнашты, бу исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның гомуми саныннан 53,20% тәшкил итә. Референдумнар, карарлар кабул ителеп, 12 җирлектә (Арча, Балтач, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Тукай, Теләче районнарында) булган дип танылды, ә 3 җирлектә (Биектау,Питрәч районнарында) булмады. Референдумнарда тавыш бирүгә иҗтимагый контрольне 223 күзәтче, шулай ук массакүләм мәгълүма

т чаралары вәкилләре тормышка ашырды. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да бер үк шартлар тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: